шәүлә

шәүлә
и. 1. Кара фонда, караңгылык эчендә тонык кына күренгән яктылык, якты әйбер еракта ут шәүләсе күренде 2. Караңгылык эчендә яки бик ерактан караганда ачык күренмәгән, аз-аз гына шәйләнгән әйбер; силуэт аргы яктан берәү килә, Хафизалам иркәм шәүләсе 3. Нин. б. якты әйбердән (янгын, ут көлтәсеннән) күк йөзенә төшкән яктылык. Нәрсәдән дә булса чыккан яктылык нуры фонарьның тонык шәүләсе. Нәрсәдән дә булса кире кайткан нур, кайтарылган нур көзге шәүләсе җибәрү. Нәрсәнең дә булса күз алдына килгән, кабат гәүдәләнгән сүрәте күз йомсам да шәүләң һаман алдымда 5. Хис, тойгыларның йөздә чагылышы, төсмерләнеше елмаю шәүләсе. Йөздә, кыяфәттә чагылган начар тәэсир, ямьсез күренешнең күләгәсе үлем шәүләсе 6. Күләгә кырлар өстендә болыт шәүләсе. күч. Һәрвакыт үзеңнән калмый, юкка чыкмый торган нәрсә (язмыш, бәхет, бәхетсезлек һ. б. ш. психик хәлләр) турында. күч. Тормышны караңгылый торган күренешнең йогынтысы тирән кайгы шәүләсе

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать реферат

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»